ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Товар турында мәҗбүри рәвештә булырга тиешле мәгълүмат:

1. Техник регламентның исеме яисә техник җайга салу турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән һәм товарның туры килү-килмәвен мәҗбүри раслау турында таныклаучы билгеләмә.

2. Товарларның төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат.

Электрон җайланмаларның төп куллану үзлекләре алар башкарган функцияләр белән бәйле. Мәсәлән, кулланучыга җайланманы мәгълүмат тапшыру челтәренә тоташтыру мөмкинлеге, мондый челтәрләрнең характеристикалары (мәсәлән, 3G, 4G, Wi-Fi), фото-, видеога төшерү мөмкинлекләре (төшерү режимнары, сыйфат характеристикалары), шалтыратуларны тормышка ашыру, смс-хәбәрләрне тапшыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелергә тиеш.  

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова Көнчыгыш икътисади форум мәйданчыгында прививка ясау кампаниясенең башлануы, халык белән эшләү һәм россиялеләргә профилактик прививкалар кертүне арттыру, шулай ук вакцинацияләүдән һәм прививкаларга каршы көрәштән икътисади файда турында сөйләде. 

Дәүләт Думасы алданган өлешчеләрне, торак-төзелеш кооперативлары әгъзаларын яклауга юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте. Инициатива ТТК әгъзаларына, намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән очракта, торакның базар бәясе буенча дәүләттән компенсация алу хокукын бирә. Закон проекты Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендәге барлык фракцияләр вәкилләре тарафыннан кертелде.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:

«Закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан өстенлекле тәртиптә карала, төзәтмәләр уртак эш һәм алданган өлешчеләр белән очрашулар барышында әзерләнгән. Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды хисабына югалган торак бәясен кайтару буенча хокукый механизм булдыруны гадел һәм кирәкле дип саныйм».

Закон проекты тарафыннан төзүченең банкротлык процедурасы барышында ТТК әгъзасы булган гражданнарга фонд мөлкәте хисабына каплауны түләү мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук гражданнарга акчаны түләүгә дәгъва итәргә мөмкинлек бирә торган таләпләрне беркетү күздә тотыла.

 

14 октябрьдән Россиянең 21 төбәгендә федераль каналларның аналогик трансляциясе туктатылачак.

Кайбер гражданнар цифрлы телевидение сигналын кабул итү өчен приставка сатып алуга киткән чыгымнарга компенсация алырга мөмкин. Компенсация цифрлы приставканың факттагы бәясе күләмендә, ләкин 1000 сумнан артмаган күләмдә бирелә. 

Әгәр телевизор 2012 елга кадәр чыгарылса, цифрлы телевидениене кабул итү өчен гражданин тиешле приставка сатып ала. Компенсация алу өчен җиһаз сатып алу һәм аны урнаштыру  турында белешмә, паспорт, шулай ук гаиләнең һәр әгъзасына керемнәр турында белешмәләр тапшырырга кирәк.

Компенсация алу хокукы түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

-күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалары булган гаиләләр, аларда җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган очракта, айлык пособие  алучыларга;

-ялгыз яшәүче пенсионерлар, 70 һәм аннан өлкәнрәкләр, җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган очракта;

-ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр) җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаганда.

14 октябрь көнне Актаныш авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Мөнҗия Муллаян кызы Газизова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәтләре өчен Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева рәхмәт белдерде, район башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Актаныш районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү максатында ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышта Актаныш районында алкогольле продукция сатучы лицензиатлар катнашты. Сөйләшүдә Татарстанда җитештерелүче һәм читтән кертелгән исерткеч эчемлекләр сату, бер кешегә исәпләгәнгә кулланылган хәмер күләме, кибетләрдәге алкогольле продукция ассортименты, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү,  дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеге буенча агымдагы елның гыйнвар-август айларындагы эшчәнлеккә анализ ясалды.

«Казан» агросәнәгать паркында 12 октябрь көнне  Татарстан районнары мәгариф оешмалары катнашында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгать һөнәрләре әйберләре республика ярминкәсе узды. Районнан әлеге ярминкәдә Актаныш технологик техникумы катнашты. Мәйданчыкта тәкъдим ителгән товарларны Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина бәяләде.

Күп төрдә продукция  ассортименты һәм ирешелгән уңышлардан күргәзмәлекләр тәкъдим ителде ярминкәдә. Мәгариф оешмаларына   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә һәм һөнәрчелеккә өйрәнүдә яшьләрне җәлеп итүгә карап бәя бирелде.

Ярминкәдә Ирина Потехинаны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озатып йөрде.

Актаныш технологик техникум осталары  барлык теләүчеләргә дә үзләре әзерләгән  продуктларны һәм аш-су эшләнмәләрен татып карарга тәкъдим иттеләр. Хөрмәтле кунакларга да  яңа пешкән коймак, татар милли ризыклары, кайнатма һәм кайнар чәй тәкъдим ителде.

Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә старт алган иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә  яңа елга кадәр дәвам итәчәк.


13
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

“Хөрмәтле Энгель Нәвап улы!

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һәм Актаныш районы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Авыл хуҗалыгы - ул теләсә кайсы дәүләтнең тормыш нигезе. Сезнең хезмәтегез, җиргә булган  хуҗаларча  мөнәсәбәтегез, хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә Сез авыл хуҗалыгы тармагының үсешен тәэмин итәсез.

Актанышлылар - бүген республикада игенчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерүдә иң яхшылар, дип ышанып әйтергә була. Агросәнәгать комплексының уңышлы үсешенең нигезе - сезнең һөнәри осталыгыгыз, эшкә тугрылык һәм мәхәббәт.

Бу бәйрәм көнендә мин Сезгә һәм районның барлык хезмәтчәннәренә фидакарь һәм мактаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм,  чын күңелдән ныклы сәламәтлек, һәр гаиләгә бәхет, иминлек, эшләрендә уңышлар телим.

Ихтирам белән, Татарстан Республикасы Инкассация идарәсе идарәчесе, Казан шәһәрендә Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе В.Х. Вахитов.”

“Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне район башлыгы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән һөнәри бәйрәмебез – Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлыйм!

Басу-кырлардан мул уңыш җыеп алынды, көнне-төнгә ялгап эшләгән игенчеләргә, терлекчелек фермаларында хезмәт куючыларга, авыл хуҗалыгы алдынгыларына, хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга олы рәхмәтемне белдерәм. Быел һава шартлары игенчеләр алдына зур сынаулар куйса да, тармак хезмәтчәннәре сынатмыйча, югалтуларга юл куймыйча, бөртеклеләрне җыеп алдылар. Узган елга караганда 25 мең тоннага тулай җыемны артыграк җыйдык. Республикада да без иң күп икмәк җыеп алучы районнарның берсе буларак хөрмәтләндек. Әлеге уңыш – сезнең хезмәт! Җитәкчеләрнең, белгечләрнең, игенчеләрнең басу-кырларыбызда югары технология белән системалы эш алып баруы. Һәр елны  Актаныш игенчесе исеменә лаек булып, югары нәтиҗәгә ирешүебез. Хуҗалыкларыбыз узган ел гына да үз көчләре белән 300 миллион сумнан артык инвестиция кертеп, матди-техник базаны ныгытты. Дәүләт программалары ярдәмендә төзү-төзекләндерү эшләре алып барды.

Терлекчеләрбезгә зур рәхмәт белдерәм. Сөт җитештерүдә дә тотрыклы эшләүгә ирешеп киләбез. Көндәлек 200 тонна сөт савуга ирештек. Ел әйләнәсе әлеге күрсәткечкә ирешеп эшләү өчен бүген терлекчеләребез көндәлек эшчәнлеккә, рацион төрләнешенә фәнни нигезләнгән үзгәрешләр кертә. Сөткә дә бәя югары булды быел. Узган ел белән чагыштырганда районда сөт җитештерү 9 процентка артты, ит җитештерүдә үсеш – 4 процент. Хуҗалыкларда комплекслы эшләүдә азык цехлары булдырылу, районда беренче тапкыр тулысынча робот эшчәнлегенә нигезләнгән заманча ферма төзелү, системалы кертелгән яңалыклар хуҗалыкларның һәм район халкының да керемен формалаштыра. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга да киләчәктә табыш алу мөмкинлекләрен  арттыру бурычы куябыз, стационар  азык цехлары булдырып, аларны да сыйфатлы азык белән тәэмин итү зарури бүгенге көндә.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре районда үсешкә эшли, бик күп инвестицияләр җәлеп ителә. Актаныш сөт комбинатына 720 миллион сум инвестиция җәлеп ителде. Быел беренче тапкыр эремчекнең барлык төрләрен дә чыгара башлап, 2021 елда тулы куәтенә эшли башлау бурычын куя завод. Фән казанышларын кулланып, аксымлы сөт ризыклары һәм эчемлекләре  җитештерү – заводның бренды булачак. Актаныш икмәк кабул итү предприятисе үз эшчәнлеген яңартып һәм тулыландырып, яңа тегермән кую эшләрен башлап җибәрде. Үзебезнең шәхси секторда ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары җитештергән продукцияне сатуда да ярдәм итү формаларын булдырабыз.

Киләчәктә дә исән-имин булырга язсын, бергә һәм бердәм эшләп, күркәм уңышларга ирешергә насыйп булсын. Быел гектарыннан 100 центнер уңыш бирүче басуларны да күреп сөендек. Киләсе елга андый басулар тагын да күбрәк булыр дип ышанам. Фән алга бара, игенчелектә дә эшлисе эшләребез дә, күрәсе шатлыкларыбыз да күп булыр дип ышанам. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Бәйрәм белән!”


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Өлкәннәр декадасында Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда "Чишмә" колхозының легендар рәисе Хөсәенов Әхмәтясәви Хөсәен улының тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Ул озак еллар «Чишмә» колхозын җитәкли һәм Актаныш районының авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертә.

Ул хезмәт эшчәнлеген 1955 елда башлаган. 1955 елның октябрендә ул составында Тынламас һәм Кәзкәй авылы булган «Изаил» колхозына җитәкче итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә колхоз районда алдынгылар сафына чыга. 1963 елда ул үз теләге белән «Чишмә» колхозын җитәкли һәм 1985 елга кадәр хезмәт куя. Талантлы оештыручы бу колхозга да алдынгылар сафына басарга ярдәм итә. Елдан-ел күмәк хуҗалыкның җитештерүчәнлеге арта, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү бик нык алга китә. Кымыз җитештерү цехы (көненә 140 шешә җитештерүчәнлеге) оештырыла. Колхозда балыкчылык  белән шөгыльләнә башлыйлар. “Чишмә” колхозы буасында карплар сәнәгать масштабында үрчетелә, күрше шәһәрләргә сатуга җибәрелә.

ТАССР Югары Советы депутаты,  күп тапкыр район һәм авыл Советы депутаты итеп сайлана җитәкче. Аның эшендәге югары күрсәткечләре Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы медальләр һәм грамоталар белән билгеләп үтелә. ТАССРның атказанган зоотехнигы була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International