"Чишмә" колхозының легендар рәисе Әхмәтясәви Хөсәеновның тууына 95 ел

2019 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасында Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда "Чишмә" колхозының легендар рәисе Хөсәенов Әхмәтясәви Хөсәен улының тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Ул озак еллар «Чишмә» колхозын җитәкли һәм Актаныш районының авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертә.

Ул хезмәт эшчәнлеген 1955 елда башлаган. 1955 елның октябрендә ул составында Тынламас һәм Кәзкәй авылы булган «Изаил» колхозына җитәкче итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә колхоз районда алдынгылар сафына чыга. 1963 елда ул үз теләге белән «Чишмә» колхозын җитәкли һәм 1985 елга кадәр хезмәт куя. Талантлы оештыручы бу колхозга да алдынгылар сафына басарга ярдәм итә. Елдан-ел күмәк хуҗалыкның җитештерүчәнлеге арта, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү бик нык алга китә. Кымыз җитештерү цехы (көненә 140 шешә җитештерүчәнлеге) оештырыла. Колхозда балыкчылык  белән шөгыльләнә башлыйлар. “Чишмә” колхозы буасында карплар сәнәгать масштабында үрчетелә, күрше шәһәрләргә сатуга җибәрелә.

ТАССР Югары Советы депутаты,  күп тапкыр район һәм авыл Советы депутаты итеп сайлана җитәкче. Аның эшендәге югары күрсәткечләре Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, күпсанлы медальләр һәм грамоталар белән билгеләп үтелә. ТАССРның атказанган зоотехнигы була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International