ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле актанышлылар, Россия армиясе һәм флоты хәрбиләре, запастагы рядовойлар һәм офицерлар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.


22
февраль, 2020 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр:                

23 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- иртән һәм көндез көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда).

Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә явым - төшемсез, көндез бераз кар, юеш кар.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяктан секундына 6-11 метр, иртән, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. 

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7, аязган вакытта -12.

Көндез максималь һава температурасы -2..5.  

Юлларда бозлавык.


21
февраль, 2020 ел
җомга

Мари халкы өчен әһәмиятезур булган чараларны берләшеп үткәрергә кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыкты Эдуард Әмирҗан улы.

- Яңа идеяләр бер урында утырып кына тумый. Берләшергә кирәк! Балаларыбыз аралашып үссен, районара экскурсияләр оештырыйк. Мәктәптә мари теле укытылмаса, аның саклап калып булмаячак!- диде тәҗрибәле җитәкче.

Дөньякүләм туган тел көнен Мари-Суксу  авылылында урнашкан төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары зур әзерлек белән каршы алды. Бу көнне ана теленә мәдхия җырланды, аның мөһимлеге ассызыкланды. 

20 февраль көнне Актаныш муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. МВК утырышы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Тавис кызы Вафина катнашында узды. Утырышта Актаныш муниципаль районының алкоголь базарындагы вәзгыять, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау, булдырмау буенча чаралар турында мәсьәләләр каралды.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш районы мәктәпләрендә белем алучы 9  унберенче сыйныф укучысы беренче санлы Актаныш мәктәбендә инглиз теленнән Бөтенрәсәй апробациясе үтте.

19 февраль көнне актанышлылар игелеккә таба тагын бер адым ясады. Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры  коллективы “Өйләнәм! Бетте-китте” комедиясен,  хәйрия чарасы кысаларында тәкъдим итеп, райондашыбыз Гөлгенә Сафинаның сәламәтләнүенә үзләреннән өлеш кертте.

“Туган җирнең данлы кешеләре” циклыннан  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан уздырылучы әлеге чара 4 март көнне сәгать 10 да башлана.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Язылган өчен смартфон!" бәйгесен даими уздырып килә. Бу яртыеллык җиңүчеләре шушы көннәрдә билгеле булды. Алар арасында безнең районнан Күҗәкә авылында яшәүче Фәнзилә Шәйхетдинова да бар. Фәнзилә ханым бәйгенең иң олы бүләге- биш смартфонның берсенә ия булды.

Консультация-кисәтү турында интенсивности метеорологик күренешләр

18 сәгатьтән. 20 февраль 18 сәгатькә кадәр. 21 февраль 2020 ел.

21 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International