Быел инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тугыз укучы тапшырачак

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бердәм дәүләт имтиханнарына санаулы вакыт калып бара. Бу мөһим бәяләүгә укытучылар, мәктәп дирекциясе, шул ук вакытта район җитәкчелеге ныклы игътибар юнәлтә. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә математика фәненнән, җомга көнне рус теленнән контроль кисемдә унберенчеләрнең белемнәре сынала.

Бүген Актаныш районы мәктәпләрендә белем алучы 9 унберенче сыйныф укучысы беренче санлы Актаныш мәктәбендә инглиз теленнән Бөтенрәсәй апробациясе үтте.

Язмача эшләр иртәгә Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгенә җибәрелә. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.

26 февраль көнне ата-аналар өчен тарих фәненнән БДИ оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International