19 февраль көнне актанышлылар игелеккә таба тагын бер адым ясады. Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры коллективы “Өйләнәм! Бетте-китте” комедиясен, хәйрия чарасы кысаларында тәкъдим итеп, райондашыбыз Гөлгенә Сафинаның сәламәтләнүенә үзләреннән өлеш кертте.
Әлеге саваплы гамәлне райондашларыбыз да күтәреп алды. Без янә бер тапкыр тамчыдан күл җыелганын исбат итә алдык. Киң күңелле райондашларыбыз тарафыннан тамашага 211 билет алынган, 62 билет - “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев ярдәме белән. Хәйрия спектакленнән җыелган сумма – 42 200 сум.
Бу көнне Гөлгенәбезгә өстәмә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортына хәйрия тартмасы да урнаштырылган иде. Анда 2 200 сум күләмендә финанс ярдәм салынды.
Шушы саваплы гамәлгә үзеннән кечкенә генә өлеш керткән һәркемгә без чиксез зур рәхмәтләребезне ирештерәбез. Үз игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Ә мәрхәмәтле Актаныш Гөлгенә Сафинаның сәламәтлеген кайтару өчен бик тә кирәк булган сумманы җыюда алга таба да ярдәм итәчәк. 24 февраль кичендә чираттагы хәйрия концертына чакырып калабыз сезне. Гөлгенәбезне тормышка кайтаруда сезнең ярдәм кирәк – яшәтәсе килә аны, хөрмәтле райондашлар!