20 февраль көнне Актаныш муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. МВК утырышы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Тавис кызы Вафина катнашында узды. Утырышта Актаныш муниципаль районының алкоголь базарындагы вәзгыять, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау, булдырмау буенча чаралар турында мәсьәләләр каралды.