Күҗәкәдән Фәнзилә Шәйхетдинова- "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең "Язылган өчен смартфон!" бәйгесе җиңүчесе

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Язылган өчен смартфон!" бәйгесен даими уздырып килә.

Бу яртыеллык җиңүчеләре шушы көннәрдә билгеле булды.

Алар арасында безнең районнан Күҗәкә авылында яшәүче Фәнзилә Шәйхетдинова да бар. Фәнзилә ханым бәйгенең иң олы бүләге- биш смартфонның берсенә ия булды.

-  Бу яртыеллыкта безнең өйгә тугыз мең сумлык газета-журнал килә. “ТАТМЕДИА” басмаларыннан “Актаныш таңнары”, “Мәйдан”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” алабыз. “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”, рус телендә чыга торган башка газета-журналлар да килә. Үзем мәктәптә укыткач, эш буенча кирәкле матбугатка язылабыз. Быел IX сыйныфта укучы кызларыбызга атап, инглиз теленә өйрәтә торган журналларга да язылдык,- ди Фәнзилә апаның кызы Лилия.

“ТАТМЕДИА” бүләге- смартфон күпбалалалы сыендыручы гаиләгә менә дигән ярдәм. Бүген Шәйхетдиновларның йортында опекага алынган ун (!) бала тәрбияләнә. Иң кечкенәсенә 3,5 яшь, иң олы балага 21 яшь тулган.

Ата-ана җылысы белән бергә, бу сабыйлар рухи азык алып, зыялы кешеләр булып үсәләр. Монысы- иң мөһиме!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International