ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Коронавирус авыруына каршы Актаныш районында саклык чаралары күрелә: муниципаль район башлыгы карары нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк райондашлар 15 апрельгә кадәр үзләре яшәгән фатир яки йортларыннан чыкмаска, кибет, сәүдә үзәкләренә, базар, даруханәләргә, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга тиеш. 

Актаныш районының бала тудыру йортында агымдагы елда 32 нарасый якты дөньяга аваз салган. Димәк, шушы кадәр гаилә әти-әни булу бәхетен татыган. Кемнәрдер быел тәүге тапкыр бәбиле булса, бала тудыру йортына икенче, өченче тапкыр килүчеләр дә бар.

Яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычына бәйле рәвештә, “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законның 41 статьясындагы 6.“б” пункты нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында” 2020 елның 13 мартындагы 19 номерлы Санитария-эпидемиягә каршы комиссиясе карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы карар бирә

Начар метеорологик күренешләр: 
Татарстан Республикасы территориясендә 23 март кичендә, төнлә һәм көндез 24 мартта көндез һава торышы көтелә: 
 төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар, Казанда), 
- буран, төнлә-иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк( Казанда төнлә-иртән); 
- төнлә 17-22 м/с (Казанда), көндез урыны белән 15-17 м/с.; 
- бозлавык( Казанда төнлә-иртән); 
- юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы (Казанда да).

Болытлы.
Төнлә-иртән явым- төшемнәр, урыны белән көчле( кар, юеш кар, яңгыр); буран, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк начарлану белән; урыны белән бозлавык; җил төньяк-көнчыгыштан 9-14, көчәйгәндә 17-22 м / с.
Көндез юеш кар һәм яңгыр; көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. 
Төнлә һаваның минималь температурасы -3.. Кулланучылар-8º, 
һава температурасы иртән-көндез+ 1..+ 4º. 
Юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы.

Салым инспекциясенә мөрәҗәгать итү өчен, Сез Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затларның шәхси кабинеты» электрон сервисыннан файдалана аласыз, аны теләсә кайсы салым инспекциясендә алырга мөмкин.

Актаныш районында бүген 11 Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау. Аларның берсе Нурфика Абдуллина Күҗәкә авылында яши. Аңа 95 яшь.

Коронавирус йогышлы (COVID-19) авыруының симптомнары гадәти (сезонлы) грипп симптомнары белән охшаш.


20
март, 2020 ел
җомга

Республиканың 16 районы аграрчылары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча эш алып баралар. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре эшкә кереште.

Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу оештырды.

Бүген мәктәптә туклану Татарстан Республикасы Президенты  контролендә. Безнең Актаныш районында  мәктәп, бакча ашханәләре эшчәнлегенә аеруча зур игътибар бирелә. Мәгариф идарәсе комиссиясе көтмәгәндә рейдка килеп, барлык җитешсезлекләр ачыклана. Атна саен муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары киңәшмәсендә рейд нәтиҗәләре анализлана, җитешсезлекләр төзәтелгәнме- барысы да энә күзеннән үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International