Коронавирус йогышлы (COVID-19) авыруының симптомнары гадәти (сезонлы) грипп симптомнары белән охшаш:
* югары температура
• баш авырту
• хәлсезлек
• ютәл
* авыр сулыш алу
* мускулларда авырту тою
* күңел болгану
* косу
* диарея
Коронавирус йоктыруны профилактикалау буенча 7 адым.
1. Җәмәгать урыннарына: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм мәдәни чараларга, пик сәгатьләрендә транспортта йөрүдән тыелыгыз.
2 Җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген кулланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз.
3. ОРВИ (ютәл, төчкерү) билгеләре булган кешеләр белән якын контактлардан һәм бер бинада булудан сакланыгыз.
4. Урамнан кергәннән соң, кешеләр белән аралашканнан соң, кулларны сабынлап юыгыз.
5. Гаджетларны, оргтехниканы һәм аңа кагылган өслекләрне дезинфекцияләгез.
6. Кочаклашу һәм күрешүләрне чикләгез.
7. Үзегезнең шәхси гигиена әйберләрен генә кулланыгыз.
Коронавирус йоктырдык, дип шикләнгән вакытта 5 кагыйдә:
1. Өйдә калыгыз. Хәл начарланганда табибны чакырыгыз, соңгы 2 атна эчендә үзегез яшәгән урыннар, мөмкин булган контактлар турында хәбәр итегез. Табиб рекомендацияләрен төгәл үтәгез.
2. Сәламәт кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр һәм хроник авырулары булган затлар белән элемтәләрне минимальләштерегез. Авыруны бер кеше генә караганда яхшырак.
3. Ютәлләгәндә бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки кульяулык кулланыгыз.
4. Шәхси гигиена әйберләре һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба белән файдаланыгыз.
5. Бинада дымлы җыештыруны дезинфекция чаралары белән башкарыгыз һәм бүлмәне еш җилләтегез.