ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

27 ноябрьдә видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары өчен ШПЗ дәресе узачак.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Россиядә 2019 елдан гамәлгә ашырыла башлаган «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә Иске Кормаш авылында быел яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

Актанышта "Татар халкының тарихи һәм мәдәни үзәге буларак Көнчыгыш Кама аръягы" темасына конференция узачак. Бу хакта Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров.(ВИДЕО)

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

#МЫВМЕСТЕ марафоны безне берләштерә.

Теләкәйдә яшәүче Расих Миңнеханов: төнге сәгатьтә булган янгын авыл халкын борчуга салды.

     Айвар -гап-гади авыл егете. Теләкәй авылыннан көн саен Такталачыккка "Шәйхразыевның крестьян-фермерлык хуҗалыгы"на эшкә бара, механизатор булып эшли ул анда.
     23 ноябрь көнне эштән арып кайттым дип тормый, кич чыга. Ләкин төнге уннарда ук кире өенә кайта. Йокларга яткач, әнисе нәрсәдер сизенеп, тәрәзәдән урамга карый. Ә анда 3-4 йорт аша чапрыш яшәүче Әминовларның йорты яна. Айвар да сикереп торып, әниле-уллы тиз-тиз киенәләр һәм фаҗига булган урынга йөгерәләр. Әле бу вакытта йорт янында биш-алты кеше генә җыелган. Ә эчтә- КЕШЕЛӘР! Ничек тә тәрәзәне ватарга кирәк, тәрәзә пластик, тиз генә ватармын димә! Кирпеч белән дә бәрәләр. Ишегалдыннан лом табып алып, урам яктагы тәрәзәләрне каералар. Айвар янгын каплап алган йортка керә.

Бүген төнлә утлы  фаҗига Теләкәй авыл җирлеген “аякка бастырды”. Бу юлы янгын нәтиҗәсе тагын да аянычрак –  мизгел эчендә яраксыз хәлгә килгән йорт хәрабәләре арасыннан 1958 елгы ир-атның үле гәүдәсе дә  табыла. 


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Әлфия Когогина: закон кабул итү зарурлыгы турында яшьләр күптән сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International