КИЧЕН – МӘҖЛЕС, ТӨНЛӘ – ЯНГЫН: Теләкәй авылында янган йортта бер кеше вафат булган, дүртесе хастаханәдә

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Төгәл бер атна элек Такталачык авылында янып көлгә әйләнгән йортның  кара кайгысы  “таралып” та өлгермәде,  бүген төнлә шундый ук фаҗига Теләкәй авыл җирлеген “аякка бастырды”. Бу юлы янгын нәтиҗәсе тагын да аянычрак –  мизгел эчендә яраксыз хәлгә килгән йорт хәрабәләре арасыннан 1958 елгы ир-атның үле гәүдәсе дә  табыла. 

Районның янгын сакчыллыгы бүлегеннән алынган мәгълумат буенча,  кеше корбаны белән төгәлләнгән янгын  коткаручылар пультына 22 сәгать 55 минутта  килеп ирешә. Авылның изрәп йоклый торган вакыты бит, юкса. Әмма фаҗига килеп чыккан йортта бу кичтә йокларга ашыкмаганнар. Йорт хуҗасының 60 яшьлек юбилеен билгеләгәннәр алар. Ирле-хатынлы, ике балалы гаиләнең бәйрәм сөенечен уртаклашырга кунаклар да килгән.  Туган көн ашында барлыгы җиде кеше (шуларның икесе балалар)   утырган дип фаразлана. 1962 елгы кунак өчен әлеге мәҗлес, ни кызганыч, соңгы бәйрәм булган. Аның күмерләнгән  мәетен коткаручылар төнге сәгать берләр тирәсендә  - йорт эченнән табып ала.

Янгынның гомуми мәйданы – 30 квадрат метр, йорт яшәр өчен яраксыз.   Кеше гомере өзелүгә китергән фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Зыян күрүчеләрнең дүртесе  хастаханәдә.  60 яшьлек йорт хуҗасы  һәм 62 яшьлек ике ир-ат төрле дәрәҗәдәге тән пешүе алган,  50 яшьлек хуҗабикә  һәм 10 яшьлек кыз яну продуктлары белән агуланган. 

Фаҗига килеп чыккан  йортта булучылар  беравыздан янгынны верандадан башланган ди. Аңа нәрсә сәбәпче булган – менә монысын инде тикшерүчеләргә ачыклар. Һәр хәлдә, юбилей мәҗлесе хәмерсез үтмәгәндер – зыян күрүчеләр моны үзләре дә яшерми. Тик менә ике балалы йортта янгын чыгуны хәбәр итүче җайланма булмаган...

Фаҗига урынын күздән кичергәч, ярый да янгын телләрен тиз арада авызлыкларга җитешкәннәр дигән фикер туды. Юкса, янгын Колхоз урамы буйлап үрмәләргә дә күп сорамас иде – янган йорт янәшәсендә ташландык өй – ихаталар, алары да чыбык-чабык, коры-сары белән тулган. Бәхет эше белән янгын таралмый калган диясе кала, кем әйтмешли, Ходай саклаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International