Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Россия тәмнәре”(“Вкусы России”) илкүләм конкурсының төбәк брендлары өчен тавыш бирергә чакыра

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Конкурска Россия Федерациясенең 79 субъектыннан 500ләп төбәк туклану продуктларының брендлары тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасыннан конкурска 22 бренд бирелде. Алар арасында:

 

Белешмә өчен:

«Россия тәмнәре» төбәк туклану продуктлары брендларының беренче илкүләм конкурсы бөтен Россия буенча 7 октябрьдән башланды. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиянең күптөрле тәмле ризыклары белән таныштыру һәм төбәк туклану продуктлары брендларын үстерү мөмкинлеген күрсәтү. Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International