ГЕРОЙЛАР ГАДИ БУЛА:ТӨНГЕ ЯНГЫННАН АВЫЛДАШЛАРЫН КОТКАРГАН АЙВАР ШӘЙХИН(ВИДЕО)

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Айвар -гап-гади авыл егете. Теләкәй авылыннан көн саен Такталачыккка "Шәйхразыевның крестьян-фермерлык хуҗалыгы"на эшкә бара, механизатор булып эшли ул анда.
23 ноябрь көнне эштән арып кайттым дип тормый, кич чыга. Ләкин төнге уннарда ук кире өенә кайта. Йокларга яткач, әнисе нәрсәдер сизенеп, тәрәзәдән урамга карый. Ә анда 3-4 йорт аша чапрыш яшәүче Әминовларның йорты яна. Айвар да сикереп торып, әниле-уллы тиз-тиз киенәләр һәм фаҗига булган урынга йөгерәләр. Әле бу вакытта йорт янында биш-алты кеше генә җыелган. Ә эчтә-КЕШЕЛӘР! Ничек тә тәрәзәне ватарга кирәк, тәрәзә пластик, тиз генә ватармын димә! Кирпеч белән дә бәрәләр. Ишегалдыннан лом табып алып, урам яктагы тәрәзәләрне каералар. Айвар янгын каплап алган йортка керә.

- Эчтәгеләр нәрсә эшләргә дә белмиләр, киемнәренә ут капкан, тәннәреннән кан ага. Берьюлы ике кешене алып чыга алдым, икенче тапкыр инде өйгә үтеп булмады. Минем урында кем булса да шулай эшләр иде.

Айваз- безнең белән бер сукмактан атлап йөргән райондашыбыз, авылдаш егетебез. Иске Кормаштан Теләкәй авылына күченеп килгәч, 6 нчы сыйныфтан авыл мәктәбендә белем ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Актаныштагы һөнәри техникумда дүрт ел укып, техник-механик белгечлеге ала. Хәзер инде авыл хуҗалыгы тармагында механизатор булып эшли.

Каһарман егет бик тыйнак булып чыкты. Үзен ниндидер батырлык эшләгән кеше дип санамый Айвар. Без аңа бүген чын йөрәктән рәхмәт әйтәбез.
Гадилектә матурлык, ә батырлыкта-матурлык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International