ИСКЕ КОРМАШТА ЯҢА ФАП

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Россиядә 2019 елдан гамәлгә ашырыла башлаган «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә Иске Кормаш авылында быел яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Бүген-иртәгә авыл халкы бәйрәм көтә- чөнки авылда яшәүчеләрнең күпчелеген тәшкил итүче өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырта торган мөһим оешма ул медицина пункты. Бүген авыл фельдшеры Лениза Гәрәева 1996 нчы елда салынган агач бинада 280 кешегә хезмәт күрсәтә. Пункт шактый иске инде, төзелгәненә дә 30 елдан артык. Хәзер Иске Кормашта якты, җылы, уңайлы, заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирүче, кирәкле инструментлар һәм җиһазлар куелган ФАП барлыкка килде. Биредә медицина кабинеты, карау, процедура, санузел, үз газ казаны бар- халыкка хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган.
Татарстан Республикасының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» программасы буенча Олыимән авылында да быел медицина пункты төзелде. Медицина оешмаларына бүген Актаныш район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге тарафыннан лицензия алу буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International