Узган атнада район хастаханәсенә авыру симптомнары белән 190 кеше мөрәҗәгать иткән. 77 кеше дәваланып беткән, 13 кеше госпитальгә салынган, 8 кеше дәваланып чыккан. 30 кешегә компьютер томографиясе ясалган. Соңгы атнаның саннары менә шундыйрак.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Актаныш авыл җирлеге территориясендә җәмәгать һәм дин тотучы зиратларның эшчәнлеге тәртибе һәм җирләү урыннарын карап тоту кагыйдәләре турында Нигезләмәне раслау турында» гы яңа Нигезләмә, шулай ук «Актаныш муниципаль районында җирләү буенча хезмәтләрнең гарантияләнгән исемлеге нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясен раслау турында»гы карар кабул ителде һәм мәгълүматлар "Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы"нда басылып чыкты. https://pravo.tatarstan.ru/npa_msu/aktanysh/ispolkom.htm
Соңгы арада балалар арасында авыручылар саны арту сәбәпле, Актанышта бүгеннән, аерым сыйныфлар бер атналык карантинга җибәрелә.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча,2022 елда пенсияләрне арттыру параметрлары яңадан каралды. Пенсияләр инфляциядән югарырак күләмдә - 8,6% ка индексацияләнәчәк
Татар теле буенча республика олимпиадасында быел Актаныштан 34 укучы катнашты
Район җирлегендә бүгенге көндә 54 крестьян-фермер хуҗалык эшләп килә. Аларның 34е терлекчелек, 15е игенчелек, 5 се кошчылык кәсебен үз иткән.
Бүген, район башлыгы Энгель Фәттахов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек белгечләре белән берлектә алар белән очрашып, агросәнәгать комплексындагы яңарышлар буенча фикер алыштылар.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2022 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә:
- буран, күз күреме 1000 метрдан да азрак;
- 15-18 м / с көчле җил;
- юлларда бозлавык.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Буран вакытында.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.
4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Район җирлегендә 7 балада коронавирус инфекциясе расланды. Аларның 2 се - 1 яшькә кадәрге балалар.
Соңгы арада үпкә ялкынсынуы һәм респиратор инфекцияләр белән авыручы балалар саны да артты. Бүгенге көндә 6 бала хастаханәдә дәвалана. 4 бала - Яр Чаллы госпиталендә, 2 бала үзебездә.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тарафыннан көн ярым вакыт эчендә шәхси хуҗалыкларда асралучы 9000 баш эре малга нодуляр дерматитка һәм малларның башка йогышлы авыруларына каршы вакцина ясалган.
Эш бүген дә дәвам итә. 10 көннән соң тагын вакциналар кайтуы көтелә. Ярты елдан соң ревакцинация үткәреләчәк.
Хөрмәтле райондашлар! Эпизоотик вазгыятне аңлап, сез дә активлык күрсәтерсез дип ышанып калабыз.