Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тарафыннан көн ярым вакыт эчендә шәхси хуҗалыкларда асралучы 9000 баш эре малга нодуляр дерматитка һәм малларның башка йогышлы авыруларына каршы вакцина ясалган.
Эш бүген дә дәвам итә. 10 көннән соң тагын вакциналар кайтуы көтелә. Ярты елдан соң ревакцинация үткәреләчәк.
Хөрмәтле райондашлар! Эпизоотик вазгыятне аңлап, сез дә активлык күрсәтерсез дип ышанып калабыз.