Узган атнада район хастаханәсенә авыру симптомнары белән 190 кеше мөрәҗәгать иткән. 77 кеше дәваланып беткән, 13 кеше госпитальгә салынган, 8 кеше дәваланып чыккан. 30 кешегә компьютер томографиясе ясалган. Соңгы атнаның саннары менә шундыйрак.
"Авыручылар күп, мисал өчен, соңгы 1 көн эчендә генә 120 кешене кабул иттек. аларның 66сы - балалар. Күпчелек респиратор инфекцияләр белән авырыйлар, пневмония юк дәрәҗәсендә", - ди район үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев.
Шулай ук, "Омикрон" штаммының башка төрләр белән чагыштырганда йогышлыгы буенча 7 тапкырга көчлерәген искәртте ул һәм риск төркемнәренә кергән өлкәннәребезне, хроник авырулары булган кешеләрне, прививка ясатмаганнарны вакцинация узырга чакырды.