Район җирлегендә 7 балада коронавирус инфекциясе расланды. Аларның 2 се - 1 яшькә кадәрге балалар.
Соңгы арада үпкә ялкынсынуы һәм респиратор инфекцияләр белән авыручы балалар саны да артты. Бүгенге көндә 6 бала хастаханәдә дәвалана. 4 бала - Яр Чаллы госпиталендә, 2 бала үзебездә.
"Фильтр-боксларда көнгә 50-60 кеше кабул итәбез. Атна дәвамында 200гә якын авыручылар мөрәҗәгать итә. 13 райондашыбыз районның инфекцион госпиталендә дәвалана" ди район үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев.