Соңгы арада балалар арасында авыручылар саны арту сәбәпле, Актанышта бүгеннән, аерым сыйныфлар бер атналык карантинга җибәрелә.
Әлеге чара сыйныфта балаларның 20 проценты яки аннан күбрәге авырганда кулланыла.
Бүгенге көндә Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә - 164, 2 нче санлы мәктәптә - 154, гуманитар гимназия-интернатта 90ннан артык бала авырый. Шулай ук укытучылар арсында да күпләп авыру очраклары күзәтелә.