ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Кичә, 7 ноябрьдә Туган як музеенда яңа тарихи ядкаръләр белән баетылган экспозиция ачылды.

31 октябрь көнне район почта бүлекчәсендә 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру буенча алдынгылыкка чыккан почта бүлекчәләрен, аерым хат ташучыларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әхмәтова, газета-журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Фәттахова, “Актаныш таңнары” газетасы мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов катнаштылар.

 

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
6 ноябрьдә Актанышта РФ Эчке эшләр министрлыгы Актаныш бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасы булды. Тантанада ТР эчке эшләр министры Артём Хохорин, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнаштылар
Иртәгә, 8 ноябрьдә сәг. 9 да ТР Аграр яшьләр берләшмәсе һәм аның урындагы бүлекчәсе яшь эшмәкәрләр һәм үз эшен башларга теләүчеләр белән “Яшьлек» мәдәни үзәгендә уку оештыра

5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген, 5 ноябрьдә район үзәгендә волейбол ярышлары башлана. Командалар 2 төркемгә бүленеп, турнир “Иман” спорткомплексының һәм техникумның спорт залларында үтәчәк
Районның социаль-экономик үсеше буенча 9 айлык эш нәтиҗәләре билгеле булды. Алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гилаева таныштырды.
Иртәгә, 6 ноябрьдә сәг. 10 да РФ Эчке Эшләр Министрлыгы Актаныш бүлекчәсенең яңа бинасын ачу тантанасы була
Киләсе елга нинди мәгариф учреждениеләренең капремонт программасына керүләре ачыкланды.
2 ноябрьдә Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш XXXIII утырышы булып узды

4
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Район үзәгендә чираттагы ярминкә 6 нчы ноябрь көнне  бәйрәмнәргә багышлап үткәреләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International