Туган як музеенда яңа экспозиция ачылды

2013 елның 8 ноябре, җомга

Кичә, 7 ноябрьдә Туган як музеенда яңа тарихи ядкаръләр белән баетылган экспозиция ачылды. Америкада яшәүче якташыбыз, марафонга йөгерү буенча атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданованың үзенең ядкаръләрен музейга тапшыруы турында без хәбәр иткән идек. Яңа экспозициядә танылган спортчының 40 кубогы, 61 медале, 86 билгесе, шул исәптән 20 истәлекле билгесе, 50 вымпелы, төрле еллардагы фотолары, спорт киемнәре урын алган.

Экспозицияне ачу тантанасына Фираяның әти-әнисе, башка якын туганнары, районыбызның спорт сөючеләре катнашты. Бәйрәмне музей хезмәткәрләре ,тарихи мисаллар белән баетып, бик җанлы итеп алып бардылар.

 

Әнисе Гөлрәйхан ханым да истәлекләре белән уртаклашты.. Баксаң, Фирая кечкенәдән актриса булу хыялы белән янган , тик бер вакыйга, дөресрәге спорттагы тәүге уңышы аның тормышка карашын, омтылышын үзгәртә. Түке болынында йөгереп уйнап үскән кыз 6 сыйныфта укыганда беренче тапкыр район үзәгендә җиңел атлетика буенча узган бәйгедә катнашып, I урынны яулый. Шушы тәүге җиңү аны тормыш буена озата килеп һәр яңа бәйгеләрдә көч өстәп торган. Шунысы кызыклы, Рифкат һәм Гөлрәйхан Солтановлар 6 бала үстереп, шуларның 3се физкультура институтын тщмамлаган, республика күләмендә төрле ярышларда җиңүче булганнар.

 

Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова чыгыш ясап, Фирая Солтанованың  район данын үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте, аның үрнәге, әлеге экспозиция район халкын, бигрәк тә яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәчәк дип ышаныч белдерде.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International