6 ноябрьдә Актанышта РФ Эчке эшләр министрлыгы Актаныш бүлегенең яңа бинасын ачу тантанасы булды. Тантанада ТР эчке эшләр министры Артём Хохорин, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнаштылар.
Министр бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләгәннән соң, үзенең бик канәгать булуын, мондый бинага Русиянең барлык полиция бүлекләре дә кызыгырлык икәнлеген билгеләп үтте һәм РФ, Татарстан эчке эшләр Министрлыкларының бүләкләрен, полициянең Актаныш бүпегенә Лада “Приора” автомобиленең ачкычын тапшырды. Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев үз чиратында яңа бина эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан тапшырылуын искәртте, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенә моның өчен рәхмәтен белдерде, РФ эчке эшләр Министрлыгы Актаныш бүлегенең җитәкчесе Руфат Гайнетдиновка “Нива” машинасының ачкычын тапшырды.
Тантана барышында Татарстан эчке эшләр Министрлыгы Мәдәни үзәгенең тынлы оркестры уйнавы олы бер бизәк булды. Шуннан соң ТР эчке эшләр министры яңа бинада эш урыннарын карап йөрде, полиция бүлегенең эше белән танышты.
Эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан чаралар 14 сәгатьтә Мәдәният Сараенда дәвам итте, анда Татарстан эчке эшләр Министрлыгы Мәдәни үзәгенең тынлы оркестры зур бәйрәм концерты күрсәтте, полиция хезмәткәрләре, ветераннары аны бик җылы кабул иттеләр.