Җирлекләрдәге халыкны борчый торган мөһим мәсьәләләрне, җитешсезлекләрне ачыклау өчен газетабызда махсус рубрика ачарга булдык.
Өстәл теннисы һәм шахмат буенча район оешмалары арасында ярышлар 10
февральдә 18 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә башлана. Ярышлар шәхси-командалап,
һәр командада 1 хатын-кыз, 1 ир-ат була.
2014 нче елның 1 нче февраленнән алып 1 нче мартына кадәр Татарстан Республикасында яшәүчеләр муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендә һәм муниципаль дәрәҗәдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруларда катнаша ала.