Җирлекләрдәге халыкны борчый торган мөһим мәсьәләләрне, җитешсезлекләрне ачыклау өчен газетабызда махсус рубрика ачарга булдык.
Район җитәкчелеге тарафыннан максат итеп куелып та, җаваплы кешеләр тарафыннан башкарылмаган эшләр бардыр. Сорау-тәкъдимнәрегезне 3-09-29, 3-15-44 телефоннары аша мөхәррияткә юллый аласыз. Тик үзегезнең кайсы авылдан булуыгызны, исем-фамилиягезне күрсәтүегез кирәк.
Сорауларыгыз мәгънәле һәм урынлы булса, аларны район җитәкчелегенә җиткерүне һәм газета аша җавап бирүне үз өстебезгә алабыз.