Мамадыш шәһәрендә кичә, 7 февральдә үткән “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән” республика конкурсы ТР ның 9 районының гүзәл ханымнарын, булдыклы ир-егетләрен бер сәхнәгә туплады. Барлыгы 40 конкурсант “Хатын–кыз– ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын–кыз– галим”, “Язмышым - һөнәрем”, “Хатын–кыз– бизнес–леди”, “Өченче яшь герое”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Изге йөрәкле ир-егет”, “Ир-егет – лидер” номинацияләрендә җиңүче исеме өчен көрәште.
Актаныш районыннан Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнварова, район Мәдәният йортының баш белгече Лилия Хөсәенова, “Агыйдел” ҖЧҖ директоры Элвира Шәрәфетдинова үз номинацияләрендә җиңеп чыктылар, ә Илиза Даутова өченче призлы урынны алды.
Зона этабында җиңүчеләр 8-март, Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Казанда үтәчәк республика конкурсының финалында катнашачаклар.