Өстәл теннисы һәм шахмат буенча район оешмалары арасында ярышлар 10
февральдә 18 сәгатьтә Балалар иҗат үзәгендә башлана. Ярышлар шәхси-командалап,
һәр командада 1 хатын-кыз, 1 ир-ат була.
Ярыш нәтиҗәләре район хезмәтчәннәре спартакиадасында исәпкә алына. Ярышка команда куймаган оешмаларга 30 нчы урын бирелә.Ярышның җиңүчеләре һәм призерларына район башкарма комитеты бүлегенең Мактау грамоталары бирелә