Экраннан шәүлә карап ялкытты инде, кайчан сыйфатлы телевидение күрербез?–дип зарланган иде күптән түгел бер авыл җирлегендә яшәүче абзый. Ниһаять, Сочида узачак 20 кышкы Олимпиада алдыннан районда цифрлы телевидениенең тәүге 10 каналы күрсәтә башлады һәм аны хәзер җирлегебезнең ерак авылларында да карарга була.
Әлегә, 10 канал: “Беренче канал“ (“Первый канал“), “Россия 1“, “Россия 2“, “Россия К“, “Россия 24“, “Петербург–5 канал“, “НТВ“, “Карусель“, “ТВ-Центр“, “ОТР“ каналларын карарга була. 2015 елның ахырына бу яхшы сыйфатлы телеканалларның санын 20гә җиткерү ниятләнә икән.
– 5 февраль көннеп район үзәгендә, Аккүз, Пучы, Теләкәй, Бурсык, Киров авылларында цифралы телевидениянең ретрансляторлары эшли башлады. Шушы җирлекләрдәге нокталардан 10-15 километр радиуста яшәгән һәркем яхшы сыйфатлы телевидение карый ала. Цифрлы телевидениягә кушылу өчен телеканалларны гади антенна аша DVB-T2 стандартында кабул иткән телевизор яки махсус ресивер (приставка) булу шарт. Бүгенге көндә сатуда бар,–дип аңлатып китте Татарстан Республикасында Радиотелевидение тапшыру үзәгенең район бүлеге хезмәткәре Камил Гаттаров.
Цифралы телевидение хакында өстәмә мәгълүматны 8 800 220 2002 телефоны аша (Россия буенча бушка) яки http://ртрс.рф интернет сәхифәсендә күрә аласыз.
DVB-T2 стандартында телевидение тапшыру Россияда тәүге тапкыр тантаналы рәвештә 2012 елның мартында Казанда чынга ашырылды. Бүгенге көндә Татарстанның 70 процент халкы цифралы телевидение карый ала, ә 2015 елга әлеге сан 100 процент тәшкил итәчәк.
Руслан УСМАНОВ язмасы һәм фотосы “Актаныш таңнары” газетасы