ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
9 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Яңа китап - яңа ачыш" дигән Информация көне үткәрелде.

Үз территориясендә чүп-чар яндырган хуҗа тергезгән учакның ялкыны коры үлән буенча үрләп китеп, күршеләрнең ихатасына ут кабу очраклары бар. Кызганычка каршы, язгы-җәйге чорда халыкның тизрәк чистарыну теләге – чүп-чардан, коры үләннән котылырга омтылуы менә шундый зур бәлаләргә дә китерә. 

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак

2014 елның 12 апрелендә 9 сәг.7 минуттан 10 сәг. 55 минутка кадәр Татарстанның бөтен мәктәпләрендә дә беренче мәртәбә, Юрий Гагаринның тарихи очышына, космик эшчәнлеккә, галәм тармагы ветераннарына һәм хәзерге вакытта биредә эшләүчеләргә багышланган укыту-тәрбия дәресләре һәм чаралары узачак.

8 апрельдә  Яңа Әлем авыл җирлегенең җәмәгатьчелек советы утырышы булды.
Татарстан Републикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-экономик үсеше рейтингының 2014 елның январь-февраль айлары өчен мәгълүматлары буенча Актаныш муниципаль районы Республиканың 45 районы арасында 15 нче урында тора.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Абонент, үз номерын саклап, элемтә операторын алыштыра ала. Кәрәзле элемтә компанияләренә гражданның бу теләген тормышка ашыру өчен сигез көн вакыт бирелә.

 

Татарлар туган телебезгә игътибар-ихтирам юк дип борчылса, руслар арасында исә үз телләре кимсетелгән дип санаучылар да бар. Республикабыз мәктәпләрендә татар теле дәресләре мәҗбүри куелуны кабул итмичә, алар инде берничә ел “үз хокукларын” яклый.

 

19 апрельдән 28 кадәр районда 10 көнлек ау сезоны ачыла. Ау бары тик суда йөзүче кошларга һәм урман киекләренә генә рөхсәт ителә.

 

17 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин традицион туры линиядә гражданнарның сорауларына җавап бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International