ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга

2014 елның 9 апреленнән гаилә терлекчелек фермаларына грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул итү бара. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештыра.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2012-2014 елларга Татарстан Республикасында яшьфермерларга ярдәм итү" ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Актаныш балалар үзәк китапханәсе һәрвакыт  үзенең китап укучыларын яңа китаплар белән сөендерә. 
10 апрель көнне Иске Богады авылы китапханәсендә 2014 - Мәдәният елы уңаеннан "Якташ язучы, шагыйрьләребез иҗаты" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичә, 10 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында "Туган тел" клубының  чираттагы дәресе узды.

Хуҗалыкларда язгы-җәйге-көзге эшләр чорында ашханәләр эшчәнлеген һәм сыйфатлы ризык хәзерләүне тәэмин итү буенча аерым таләпләр бар. Ашханәдә эшләү өчен махсус белем турында таныкнамәсе булган, 18 яше тулган, сәламәтлеге тикшерелеп эш башкаруга рөхсәт алган, хезмәт иминлеге буенча күрсәтмәләрне өйрәнгән кешеләр генә алынырга тиеш.

– Кемдер алдан флаг күтәреп йөри, кемдер арттан өстрәлә... – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов тарафыннан ай нәтиҗәләренә багышланган чираттагы киңәшмәнең башында ук яңгыраган әлеге сүзләр терлекчелек тармагының бүгенгесен ачык билгеләде

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын оештыру йөкләнде.

Соңгы вакытта торак-коммуналь өлкәдә хезмәт күрсәтүләр өчен түләүдә зур бурычлар җыелу бер проблемага әверелде. Кешеләр ссудаларын, кредитларын вакытында түләргә тырышалар, ә'РФ торак кодексының 153 маддәсе турында “онытып җибәрәләр”. Анда исә болай язылган: “Гражданнар торак бина һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен вакытында һәм тулысынча түләп барырга бурычлы”.

10 апрель – шагыйрә Бикә Рәхимованың тууына 75 ел.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International