"Туган тел" клубы дәресе

2014 елның 11 апреле, җомга
Кичә, 10 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында "Туган тел" клубының  чираттагы дәресе узды. Дәреснең темасы "Галәмгә сәяхәт": 12 апрель-Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган. Максат: укучыларның космос турында белемнәрен арттыру. Укучылар 2 командага бүленделәр. 1) команда Хыял-1  2) команда Хыял-2. Космос темасына багышланган плакатлар, китаплар, космонавтларның портретлары кулланылды. Командаларга жюри тарафыннан бәя бирелде. Дәресне уку залы мөдире Разида Гильмуллина уздырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International