17 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин традицион туры линиядә гражданнарның сорауларына җавап бирә.
Туры линия көндезге сәгать 12дә башлана. Ул “1нче“, “Россия 1“, “Россия 24“ телеканалларыннан трансляцияләнәчәк.
Узган елгы туры линиядә бер меңгә якын татарстанлы Путинга соравын юллаган. Актанышлылар да Президентка сорауларын 88002004040 телефонына шалтыратып җиткерә алалар.