Безнең район рейтинг буенча 15 нче урында

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Републикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-экономик үсеше рейтингының 2014 елның январь-февраль айлары өчен мәгълүматлары буенча Актаныш муниципаль районы Республиканың 45 районы арасында 15 нче урында тора. 2013 ел ахырына караганда ул бер баскычка күтәрелде, ә 2012 ел йомгаклары буенча 22 урында тора иде.

 

Татарстан Републикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары 3 категориягә бүленәләр: республика буйсынуындагы шәһәре-үзәге булган муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, шәһәр һәм авыл халкы булган муниципаль районнар һәм авыл халкы гына булган муниципаль районнар. Безнең район соңгы категориягә керә һәм бу категориядә булган 13 район арасында 5 урынны алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International