Үз территориясендә чүп-чар яндырган хуҗа тергезгән учакның ялкыны коры үлән буенча үрләп китеп, күршеләрнең ихатасына ут кабу очраклары бар. Кызганычка каршы, язгы-җәйге чорда халыкның тизрәк чистарыну теләге – чүп-чардан, коры үләннән котылырга омтылуы менә шундый зур бәлаләргә дә китерә.
Менә тагын язгы санитар җыештыру чоры җитте. Чисталыкка бер кеше дә каршы түгел, ләкин һәр йорт хуҗасы учакларны корылмалардан 50 метрдан ким булмаган ераклыкта гына тергезергә яраганлыгын һәм аның артыннан даими күзәтергә, янып беткәч урынына су һәм ком сибәргә кирәклеген онытмасын иде. Шулай ук бу вакытта коры үләнгә ут төртү һәм аның үз көенә януы бик зур куркыныч тудыра. Бу сәбәпле күпме йортлар, урманнар, хәтта авыллар көлгә калуы турында телевизордан сөйләп, газеталарда язып торалар. Кемнеңдер ваемсызлыгы, уйлап эш итмәве аркасында зур бәлаләр килеп чыкмасын өчен саклык күрсәтегез һәм кисәтүләргә колак салыгыз.
Хәер елның салкын фасылларында да ут чыгу куркынычы кимеми. Быелның өч аенда районда 7 янгын чыгу очрагы теркәлде. Тагын да авыррак югалту: янгыннарда бер кешенең гомере өзелде.
Янгынның сәбәпләре “стандарт”, ягъни һаман кабатлана торганнар: ягу мичләренең төзексезлеге яки дөрес эксплуатацияләнмәве, электр җайланмаларын тиешенчә монтажламау һәм таләпләргә туры китереп файдаланмау, ут белән саксыз эш итү. Хәзерге чор мичләрнең торышын җентекләп тикшереп, ремонтлау вакыты. Аларның төтен юллыкларын кимендә өч ай саен корымнан чистартып торырга кирәк.
Янгын очрагында төгәл адресыгызны, объектның исемен әйтеп, 01, кәрәзле телефоннан 101 яки 112гә, ә стационар телефоннан 3-12-30 номерына шалтыратып, янгын сүндерү частена хәбәр итегез. Һәм кешеләрне, матди байлыкларны эвакуацияләргә, беренчел чаралар ярдәмендә ялкынны сүндерергә керешегез. Өйдә аз гына төтен чыкканда, шулай ук кереп карау мөмкин булмаган урында янгын чыгу куркынычы туганда да янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк!