Укучылар бу көннәрдә I яртыеллык өчен район контроль эшләрен эшлиләр. Аларга уңышлар телибез.
10 декабрь көнне кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышларында безнең мәктәп командасы катнашты . Уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы. Киләчәктә яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә язсын.
Бүген, 15 декабрь көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә язучылар белән очрашу узды. Бездә кунакта Ф.Зыятдинов, Ф.Мөслимова, М.Әмирханов булдылар. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар, иҗатлары белән таныштырдылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, китапларына күзәтү ясадылар, укучыларга теләкләрен җиткерделәр. Очрашу җылы, мавыктыргыч, ихлас үтте.
Мәктәбебездә кызу эш өсте. Районнан җибәрелгән контроль эшләр, олимпиадалар, ОГЭ га әзерлек консультацияләре дәвам итә. Яңа елга әзерлек тә башланды.
14нче декабрь көнне мәктәбебездә Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан рәсем конкурсы булды.
15 декабрь көнне, Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш 12 нче утырышы үткәрелде. Сессия эшен район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Шулай ук утырылышта район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре катнышты.
Бүген мәктәбебездә язучылар белән истәлекле очрашу булып узды.
Яңа Әлем мәдәният йортында һәм Иске Әлем клубында кар сыннары эшләү бара.
Киров халык театры "Идел-йорт" төбәкара фестиваленең бүләкләү тантанасында.