Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә язучылар белән очрашу

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мәктәбебездә язучылар белән истәлекле очрашу булып узды. Якташ язучыларыбыз Ләбиб Лерон, Мирһади Разов, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина Факил Әмән җитәкчелегендә килгәннәр иде. Алар үз тормышларыннан кызыклы вакыйгалар сөйләп уздылар, шигырь укыдылар. "Безнең Мирас", "Көмеш кыңгарау", "Казан утлары", "Шәһри Чаллы" кебек вакытлы матбугат басмалары белән таныштырдылар. Очрашу бик кызыклы, мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International