Ихлас очрашу.
Югары Яхшый мәдәният йортында һәм Табанлыкүл авыл клубында яңа елга әзерлек оешкан төстә бара.
Зиннәтуллина Назлыгөл, Хөсәенова Розалия, Хафизова Рүзиләләр конкурсларда еш катнашалар, бу өлкәдә уңышлары да бар.
Кыш җиткәч, салкын тиеп авыручылар саны бермә-бер арта. Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин). Сулыш юлы һәм грипп авыруларыннан ничек сакланырга? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан авыл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Анамова 16 нчы декабрь көнне мәктәп укучылары белән очрашып, “Гриппка каршы профилактика чаралары” дигән темага чыгыш ясады. Көндәлек үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән таныштырды, укучыларга гамәли киңәшләрен бирде.
15 декабрь көнне рус теленнән, 16 декабрь көнне татар теленнән республика олимпиадаларының район этабы узды. Анда мәктәбебезнең 2 укучысы катнашты.
Актаныш районы ЗАГС бүлегендә бүген тантаналы төстә Павлова Альбина Геннадий кызы хәм Гимазов Ранис Рамил улының никахы теркәлде. Яшь парны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева котлады хәм аларның буген аеруча истәлекле көнне язылышуларын ассызыклады.Үзенең котлавында ул районыбызда яшәүче һәр гаиләгә иминлек, гаилә бәхете теләде.
Куян авылы клубында Яңа елга әзерлек бара. Кар сыннары ясау дәвам итә.
Көтеп алынган Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Мәктәптә әлеге бәйрәмгә әзерлек башланып китте. Укучыларыбыз ярыша-ярыша класс бизиләр, кар сыннары ясыйлар.