ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе
5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды.

4 нче январь көнне Актанышта район укытучыларының  спартакиадасы булып узды. Сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалаган бу ярышта мәктәбебезнең география укытучысы Гәрәев Наил Назиф улы турникта тартылу буенча II урын алды.


4
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Яңа Әлем мәдәният йортында Яңа Ел бәйрәме “Бал-маскарад “үтте. Җирлек башлыгы Замалиев И. Р., ООО"Башак" хуҗалыгы директоры Хуҗин Х. М. авыл халкын Яңа Ел белән котладылар. Бәйрәм чарасы бик күңелле үтте, җыр-биюләр, скетчлар, күңелле уеннар, лотерея уйнатылды. 

Бүген,  Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды.

3 гыйнвар көнне, 97 яшендә, Әнәк авылында гомер кичергән Дөргалия Шәрип кызы Фәрдиева -  Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның бертуган апасы, балаларының әнисе  вафат булды.

 

 

 

Чәчер авылы клубында "Тылсымлы Яңа ел".

30 декабрь көнне Күҗәкә авылы мәдәният йортында яңа ел бәйрәме - Бал-Маскарад үткәрелде.

3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе
Мәсәде авыл клубында “Агыйдел” НКС эшчеләренең балалары өчен “Хуш киләсең-Яңа ел!” дип аталган балалар иртәсе үтте. Балаларга тамаша бик ошады. Алар күңңелле уеннар уйнады, җырлады ,биеде. Кыш бабайны каршы алды.Бәйрәмнән бер балада бүләксез кайтып китмәде.
29 нчы декабрь көнне районда яна ел сценариеларына конкурс уткэрелде. Бу чарада Мәсәде авыл җирлеге мэдэният йорты хезмәткәрләре дә катнашып Яңа ел белән котлады.

30
декабрь, 2016 ел
җомга
Узенең шатлык-куанычлары, борчу мәшәкатьләре белән 2016 нчы ел ахрына килеп җитте. Без аны зур хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да. Бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. 2016 ел дәвамында Актаныш муниципаль район Советы, аның башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икъдисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятны, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, комуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International