Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды

2017 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге, Игелек үзәге хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар.

Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинадан һәм эшмәкәр Ралиф Фахретдиновтан

мөмкинлекләре чикләнгән балаларга  бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International