Бүген, 4 гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды. Ярышлар “Бүләк” чаңгы-роллер трассасында, “Актаныш” спорт комплексында, Балалар иҗат үзәге биналарында оештырылды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча урта мәктәп командалары арасында Актанышның 1нче мәктәбе – I, е кадет интернат-мәктәбе – II, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат – III, төп гомуми белем бирүче мәктәп командалары арасында Такталачык коррекцион мәктәбе – I, Яңа Әлем мәктәбе – II, Мари Суыксу мәктәбе III урынга лаек булды.