Чәчер авылы халкы һәм кайткан кунаклар өчен "Тылсымлы Яңа ел" исеме астында бәйрәм чарасы оештырылды. Чарада Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле, Убырлы, Җен пәрие, Маймыл, Әтәч һ.б. катнашты. Кыш бабай бүләксез булмый. Быелгы бәйрәмдә ул әтәч елында туган һәм 2016 нчы елда олуг юбилейларын билгеләп үтүче авылдашларны тәбрикләде. Балалар һәм өлкәннәр чыгышы уеннар белән үрелеп барды, кызыклы лотерея оештырылды. Бәйрәмдә җырчы Госманова Нурсәния катнашты. Авылдашларына үзенең матур җырларын бүләк итте.