6 нчы февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары Актанышның 2 урта белем бирү мәктәбендә җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырырга төштеләр.
Февраль ае мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык итеп игълан ителде.Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар автомат сүтеп җыйдылар, ату ярышы уздырылды.
Яңа Әлем мәдәният йортында 6-9 февраль көннәрендә бильярд ярышлары узды.
Иске Байсар авыл китапханәсендә "Оста куллар" түгәрәге эшли башлады.
Бүген, ягъни 10 нчы февраль көнне мәктәп күләмендә парламент дәресе үтте. Укучылар белән берлектә үткәрелгән ачык парламент дәресендә авыл башлыгы Резеда Рәдис кызы Ямалова катнашып, чыгыш ясады. Дәрес барышында укучылар да үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ачык чараны җәмгыть белеме укытучысы Диләфрүз Йосып кызы Исламова үткәрде.
10 нчы февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубының чираттагы утырышында "Ялкын" журналының беренче номерына күзәтү үткәрелде.
Иске Сәфәр авылының халык театры үзешчәннәре Әхәт Гаффарның "Сызылып таңнар атканда" дигән китабыннан "Бер картлыкта, бер яшьлектә" исемле ике пәрдәлек комедиясен халыкка тәкъдим итәргә әзерләнәләр.
Чарада Татарстан һәм Башкортстаннан танылган шәхесләр катнашты.
"Йолдызлык - 2017" фестиваленең I турында катнаштык.
5.02 Аеш СДК сындаказкаи,тынламас,аешузешчаннаретарафынаназерлаенганНаилГаетбаевнын "Эстагыфирулла" комедия спектакль е курсателде .