Яңа Әлем мәдәният йортында 6-9 февраль көннәрендә бильярд ярышлары зур киеренкелек белән узды. Уенчылар ике төркемгә бүленеп, сайлап алу туры үткәннән соң көчлеләр очрашуына җыелдылар.
Турнирда призлы урыннарны түбәндәгечә яуладылар:
1 урын - Хәлил Хуҗин,
2 урын - Хәлил Миңнәхметов,
3 урын - Айрат Миңнегалиев.
Бу чараны үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен ООО"Башак" директоры Хуҗин Хәлил Мансур улына, Исламхуҗин Рәдиф Рифхәт улына Яңа Әлем авыл мәдәният йорты дирекциясы зур рәхмәтләрен белдерә.