Бүген, ягъни 10 нчы февраль көнне мәктәп күләмендә парламент дәресе үтте. Укучылар белән берлектә үткәрелгән ачык парламент дәресендә авыл башлыгы Резеда Рәдис кызы Ямалова катнашып, чыгыш ясады. Дәрес барышында укучылар да үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ачык чараны җәмгыть белеме укытучысы Диләфрүз Йосып кызы Исламова үткәрде.