11 февраль конне Яна Кормаш мэдэният йортында авылдашыбыз, эфган сугышы ветераны Илдар Хафизов призына шашка-шахмат турниры узды. Жинучелэрне котлыйбыз!
“Россия чаңгысы–2017” 12 февраль көнне “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк.
Кичә, 10 февральдә 14.00 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш авыл җирлегенең 2016 елда эшләгән эшләренә исәп-хисап җыелышы булып узды.
9 нчы февраль көнне Актаныш мәдәният йортында Мутиннарны искә алу кичәсе булды.
9 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында башкорт кардәшләр белән берлектә Мутиннар истәлегенә багышланган очрашу кичәсе узды. Кичәдә татар һәм башкорт халкының тарихчылары һәм язучылары катнашты.
8 февраль көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында “Йолдызлык -2017“ бәйгесенең беренче этабы узды. Укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар.
Мәктәбебездә Актаныш технология техникумы вәкилләре булып китте. Алар, 9нчы класс укучылары белән очрашып, Актаныш технология техникумы, анда керү тәртибе, белем бирү юнәлешләре, өстәмә белем алу мөмкинлекләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укуытучысы Газизов Илдус Нәҗип улы “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы өлкәсендә планлы рәвештә эшчәнлек алып бара. 8 нче февраль көнне барлык укучылар да ГТО нормаларын тапшырды. Җиңүчеләр билгеләнде.
6 нчы февраль көнне 9 нчы сыйныф укучылары Актанышның 2 урта белем бирү мәктәбендә җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырырга төштеләр.