Актаныш “Россия чаңгысы–2017” акциясенә кушыла

2017 елның 11 феврале, шимбә

“Россия чаңгысы–2017” 12 февраль көнне “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк.

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, районның көчле спортчыларын барлау максатында оештырылучы бу зур чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары – 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар – ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак.

Бәйге җиңүчеләре “БлагоДарение” хәйрия фонды бүләкләренә ия булачак.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International