9 февраль көнне Актаныш мәдәният йортында башкорт кардәшләр белән берлектә Мутиннар истәлегенә багышланган очрашу кичәсе узды. Кичәдә татар һәм башкорт халкының тарихчылары һәм язучылары катнашты. Алар тамашачыларны бай һәм гыйбрәт тарихлы Мутиннар язмышы белән таныштырдылар. Очрашу дустанә мөнәсәбәттә узды.