10 нчы февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубының чираттагы утырышында "Ялкын" журналының беренче номерына күзәтү үткәрелде. Һәр ел саен китапханә "Ялкын" журналын ала һәм китап укучылар бу журналны яратып укыйлар. Бу тәүге санында Казан педагогия көллиятендә укытучы һәм "Гәрәбә" иҗат берләшмәсен җитәкләүче безнең авыл кызы Лилия Нуриева җитәкләгән иҗат берләшмәсенә йөрүче студентларның шигырьләре тәкъдим ителгән. Лилия исә, китапханәдә иң актив укучы һәм "Балкыш" кызыксыну клубының активисты Инсия Галиәкбәр кызының кызы. Бу шигырьләрне без яратып тыңладык һәм "Ялкын" журналын күзәтеп баруыгызны телибез.