ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

24 февраль көнне Богады мәдәният сараеда "Ак калфак" спектаклен күрсәтү.

1 март көнне Ахмадишин Ф.З. Кубогына район чаңгы эстафетасы узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 5 команда катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Афәрин!

1 март көнне үзәк китапханәнең "Илһамият" клубы мәдәният йортының кече залында, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлемнең "Серле каләм иясе" дип аталган иҗат кичәсен үткәрде.

Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә технология укытучыларының район семинар-практикумы узды. Технология укытучысы Гимазов Н.Ф. 8 нче класс укучылары белән "Су белән тәэмин итү һәм канализация системалары элементларының иң гади төзәтүе" дигән темага ачык дәрес күрсәтте, чыгышлар тыңланып анализланды. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән технология укытучысы Газизов Г.Ф. катнашты.

"Башлангыч класс укучылары арасында КВН" район конкурсында безнең мәктәп укучылар командасы уңышлы чыгыш ясап кайтты.

1 нче марттан ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык-2017" - XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә старт бирелде


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

1 март көнне  "Каенкай" балалар бакчасында СХТ китапханәчесе журналларга күзәтү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International