«Созвездие-Йолдызлык – 2017» фестиваленең зона этабы башланды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

1 нче марттан ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык-2017" - XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә старт бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Беренче зона туры 1 нче һәм 2 нче мартта Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында уза. Анда Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Азнакай муниципаль районнарыннан 700 дән артык яшь талантлар катнашачак. Фестиваль традициясе буенча зона конкрусы вокал-соло, вокаль ансамбль, хореография, конферанс номинацияләре буенча үтәчәк.

"Созвездие-Йолдызлык – 2017" фестивале 2001 елдан Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә уздырыла.

Бу хәрәкәт Татарстан проектлары арасында иң популяры санала, чөнки республиканың барлык район һәм шәһәрләрен колачлый. Шушы елларда бәйгенең барлык чараларында 750 000 артык кеше катнашкан.

Агымдагы елның фестиваль сезонында республикабызның муниципаль берәмлекләрендә зона турлары 1 марттан 30 мартка кадәр барачак. Жюри түбәндәге шәһәрләргә  киләчәк: Баулы (1 – 2 март), Түбән Кама (4 – 5 март), Яр Чаллы (8 – 10 март), Норлат (16 – 17 март), Буа (26 – 27 март), Яшел Үзән (29 – 30 март). Сайлап алу турлары Актанышта (12 – 13 март), Балык Бистәсендә (19 – 21 март),Әтнәдә (23 – 24 март) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International