Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә технология укытучыларының район семинар-практикумы узды. Технология укытучысы Гимазов Н.Ф. 8 нче класс укучылары белән "Су белән тәэмин итү һәм канализация системалары элементларының иң гади төзәтүе" дигән темага ачык дәрес күрсәтте, чыгышлар тыңланып анализланды. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән технология укытучысы Газизов Г.Ф. катнашты.